Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең «MOVE UP CREW» командасы «Живи Танцуя» Гомумроссия конкурсында беренче урынны алды

Конкурс-фестиваль Казанда ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узды. Анда бөтен республикадан һәм илнең башка төбәкләреннән 87 коллектив катнашты.

Яшел Үзән командасы мактау пьедесталына менү өчен күп көч куйды. Нәтиҗәдә, 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшьләр арасында «Урам биюләре» номинациясендә безнең егетләр беренче булдылар. Шуны да әйтергә кирәк, "MOVE UP CREW" коллективы безнең шәһәрдә узган көздә генә оешты.

- Төркемебезнең барлык катнашучыларына теләкләре, янып торган күзләре, бу шөгыльгә бар күңелләре белән бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерәсем килә! Сезнең хезмәт сөючәнлегегез һәм үҗәтлегегез сөендерми кала алмый. Кадерле әти-әниләргә бик зур рәхмәт – сезнең көч биреп торуыгыз иң яхшы ярдәм! Костюмнар өчен барлык тегүчеләргә аерым рәхмәт, ә “Метеор” спорт комплексына дәресләр үткәрү мөмкинлеге өчен, - дип, коллектив тренеры Алсу Вәлиуллина барысына да рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев