Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрнең сорауларына Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин җавап бирә

-Юл иминлеге кагыйдәсен бозуларның бөтен төрен дә видеога яисә фотога төшереп буламы?

-Уведомлениеләр түбәндәге категорияләрне бозган өчен кабул ителә. Әйтик, аеру билгесе яисә юл кырыеннан, автобус полосасы буенча барган, стоп-линиягә чыккан, калдыкларны санкцияләнмәгән ыргыткан, файдалы казылмаларны законсыз казыган (грунт, ком, торф, вак таш, чуер таш, кызыл балчык, известняк һәм башкалар), светофорның тыелган билгесенә кергән, инвалидлар өчен булган урыннарда парковкалаган, җәяүлеләргә юл бирмәгән, юлда барганда телефоннан сөйләшкән, тротуардан машина белән йөргән, каршы юнәлештән барган, тротуарда яисә җәяүлеләр юлында, газоннарда туктаган өчен.

-Видеога төшерүнең нинди дә булса да кагыйдәләре бармы? Алар нинди очракларда кабул ителә?

-Төп кагыйдәсе булып хокук бозучы транспорт чарасының дәүләт теркәлү билгесенең идентификацияләнгән, административ хокук бозу билгеләре булуы тора (юл билгеләре, юл разметкасы, объектка бәйләнеше).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X