Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне «ПОЗиС»ның генераль директоры бәйрәм белән котлый

Яңа ел белән, кадерле серголылар! Бәйрәм белән, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

Сезне һәм якыннарыгызны чын йөрәктән «ПОЗиС» АҖ (POZIS) исеменнән календарьның иң кадерле, гаилә бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Узып баручы ел POZIS өчен үтә катлаулы, әмма мөһим вакыйгаларга бай булды. Завод вакытыннан алда дәүләтнең беренче дәрәҗәле бурычларын үтәде һәм «2011-2020 елларда Россия Федерациясе оборона-сәнәгать үсеше» ФЦПда, сәнәгать  куәтләрен реструктуризацияләү   һәм производствоны диверсификацияләү  исәбенә гражданлык билгеләнешендәге  югары технологияле продукцияләр  җитештерүне үстерү  программаларында  катнашу  исәбенә федераль инвестицион потенциалын ныгытты.
Аерым алганда, 2017 ел  Экология елы  игълан ителде һәм, нәкъ менә бу елда завод инновацион чистарту корылмаларын файдалануга тапшырдык. Без илебезнең ОПКлары  арасында мондый объектны файдаланучы  беренче  предприятие булдык, һәм бу – POZISның  төбәкнең экологик иминлеген кайгыртуының үтемле бер дәлиле.
Безнең  суыткычлар производствосы, бизнес  диверсификациясенең төп юнәлеше  буларак,  яңа эшләнешләр  белән  тулыланды. Шулай итеп, тәҗрибәле  осталар һәм яшь, талантлы, креатив  фикер йөртүче  инженерлар эше интеграциясенең нәтиҗәсе  буларак югары  технологияле, эксклюзив «Миллениум»  линиясе барлыкка килде. Бу тандем POZISның инжиниринг программасы үсешенә яңа  этәргеч бирде һәм бүгенге көнгә илебез эчендә генә лидер  итеп калдырмады: без бу өлкәдә экспорт заказларын да башкарабыз.
 Көзен заводта әйдәп баручы дөньякүләм билгеле булган COMI компаниясе җитештергән эчке шкафларны һәм ишекләрне вакум-формалау универсаль автомат линиясен эшләтеп җибәрдек. Бу – техник яңалыкларны кертеп, саклык белән, сыйфатлырак, нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирүче яңа формация эшләнеше.
Узып баручы ел базар таләпләренең барысына да җавап бирүче   көнкүреш һәм  медицина  техникасы  яңалыкларына бай булды. Без дизайнер  тенденцияләрен һәм эргономиканы исәпкә алып, актив рәвештә  яңа технологияләр һәм IT-чишелешләр керттек. Нәкъ менә шуның өчен дә  хәзерге моментта инде 14 млн гаилә  без җитештергән  суыту  продукциясеннән  файдалана.
Казанышларыбызның нигезе – POZIS коллективының сыйфатлы һәм намуслы  хезмәте, һәм завод бу турыда бервакытта да онытмый. POZIS социаль партнерлык  кысаларында  күп кенә  матур традицияләре белән данлыклы. Серголыларның  балалары  ел саен «Васильево» шифаханәсендә  ял итә, иң яхшы белгечләр  соципотека программасы буенча  торак ала, шәһәрдә POZISның ике  белем бирү проекты  –  «Киләчәк  инженерлары» һәм «Киләчәк докторлары»  класслары  эшли. Серголылар һәм аларның гаилә әгъзалары «Сәламәтлек»  завод спартакиадасында  катнаша.
POZISның партнерлары белән  көйләнгән эш, шул исәптән кече һәм урта  бизнес  субъектлары белән дә,  шулай ук шәһәр, республика  һәм илебез җитәкчелегенең даими  ярдәме  кампаниянең потенциалын гына үстереп калмый,  алар Ватаныбызның тотрыклылыгын һәм чәчәк атуын  тәэмин итә.

Кадерле дуслар!
 Чын күңелдән сезне Яңа ел белән котлыйбыз! Бу безнең предприятие өчен истәлекле ел – заводның 120 еллыгы!
Иң зур теләк – тынычлык хакимлек итсен. Илебездә, гаиләбездә, һәрбарчабызның күңелендә тынычлык булсын. Барчагызга да зур бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар, иртәгәге көнгә ышаныч! Ә POZIS яңа 2018 елга үз көченә тулы ышаныч, күңелле кәеф һәм киләчәккә өмет белән керә.
Бәхетле Яңа еллар белән!

Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» АҖнең (POZIS) генераль директоры,
Константин Антипов,
профком рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: с новым годом поздравление