Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне “Беренче канал”дан күрсәтәчәкләр

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы "Җиңү йөзләре" дип аталган социаль проектны тормышка ашыра башлады.

Проектны эшләүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, орден-медаль ияләре, шул исәптән бүген дә исән-сау булган ветераннарының фоторәсемнәре кергән фотоальбомнар сериясен чыгарырга уйлый.

- Яшел Үзән районы биш Бөек Ватан сугышы ветеранын проектта катнашыру өчен Беренче каналга заявка бирде. Горький исемендәге завод, мәгариф идарәсе һәм Васильево шәһәр тибындагы бистә хакимияте видео-фото материаллар әзерләде. Беренче каналга ветераннар турында кыскача мәгълүмат җибәрелде. Беренче канал хезмәткәрләре үзләре дә ветераннар янында булды, - ди Яшел Үзән муниципаль районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев