Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне балалар рәсеме конкурсында катнашырга чакыралар

Ул 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар арасында Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында уздырыла.

Иҗат эшләре өчен тема итеп, гаилә һәм туганнарны исәпкә алу вакытында сурәтләү, исәпкә алучының фатир яки өйгә килүе, шулай ук, Дәүләт хезмәте порталы аша исәпкә алуда катнашуны алырга мөмкин.

Моннан тыш, балаларга үзләренең шәһәрләрен, бистәләрен яки авылларын, төрле истәлекле урыннарын һәм үзләренең кече Ватанының төрләрен Бөтенроссия халык санын алу эмблемасын яки талисманын сурәтләп күрсәтергә тәкъдим ителә.

Конкурс эшләре 2020 елның 16 ноябреннән 2021 елның 1 мартына кадәр кабул ителә (12:00 МСК). Ата-аналарга, тәрбиягә алучыларга яки опекуннарга конкурста катнашу өчен махсус форманы тутырырга һәм мобиль телефон номерын күрсәтергә кирәк булган strana2020.ru рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк (аңа телефон номерының кулланучыга туры килгәнлегенә инанырга мөмкинлек бирүче кодлы смс-элемтә киләчәк). Рәсемнәр кәгазьдә төсле итеп башкарылырга тиеш. Эшкә сылтаманы Instagramда чыгарырга, актив сылтама @ strana2020 белән һәм #ярисуюперепись хэштегы белән билгеләргә кирәк.

Strana2020.ru сайтында булачак халык санын алу турында барлык кирәкле мәгълүматны, шул исәптән анда катнашу ысулларын белергә мөмкин.

Конкурс,7-9 яшьлек һәм 10 яшьтән 12 яшькә кадәрге ике яшь төркемгә бүленгән. Җиңүчеләр ике этапта билгеләнәчәк. 2021 елның 3 мартында Бөтенроссия халык санын алу сайтында тавыш бирү узачак. Шуннан соң иң күп тавыш җыйган эшләрдән конкурс жюрие җиңүчеләрне билгелиячәк.

Игътибар! Әгәр конкурс җиңүчесе үзенең Instagram дагы аккаунтыннан рәсемне приз түләүгә кадәр алса, бу конкурста катнашудан баш тарту буларак бәяләнәчәк, ә җиңүче итеп конкурсның калган катнашучылар арасында иң күп балл җыйган катнашучы танылачак.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм 25 мең сум күләмендә премияләр җибәрелә (һәр яшь төркемендә ике җиңүче булачак).

Конкурс һәм катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат ВПН-2020 -https://www.strana2020.ru/contest/drawing/about.php сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X