Яшел үзәнлеләргә кулланучылар хокукы буенча консультация бирәләр
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова Яшел Үзәндә халыкны кабул итә.
Халыкны кабул итү 18 июльдә 15тән 16 сәгать 30 минутка кадәр видеоконференция режимында барачак. Марина Трофимовага сорауларны ведомствоның территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча бирергә була: Яшел Үзән шәһәре, Засорин урамы, 24нче йорт, беренче каттагы приемныйда. Приемга телефоннан алдан язылырга кирәк: 8(84371)5-62-07.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев