Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр Советлар Союзы Герое Хәлил Хәйруллинны искә алдылар (фоторепортаж)

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылдашыбыз, Советлар Союзы Герое Хәлил Зиннәтулла улы Хәйруллинны искә алдык.

Күгәй авылында ишле гаиләдә олы бала булып туган Хәлилгә, әти-әнисенә ярдәм итәр өчен бик иртә кул арасына керергә туры килә. Уналты яше тулуга, ул Казанга эшкә китә. Анда бераз эшләп алгач, Мәскәү шәһәренә китеп тимер юл төзелешендә бетончы булып эшли. 1940 нчы елда Кызыл Армиягә алына, ә аннан инде сугыш башлана. Беренче көненнән алып, сугыш Җиңү белән тәмамланганчы ул фронтта була. Мәскәү янында барган каты сугышлар вакытында ул яраланып, дошман кулына эләгә. Фашистларның Вязьмадагы, ә соңрак Ветебскидагы хәрби әсирләр өчен төзелгән лагеренда, 4 ай була. Биредәге михнәтләрне, ачлык, кимсетелүләрне, кыйнауларны, үзәк өзелерлек салкыннарны барысын да кичерә Хәлил.
Ә туган авылына, хәбәрсез югалган, дигән хәбәр килеп, туганнарын кара кайгыларга сала.1942 нче елның мартында Хәлил ике иптәше белән пленнан качу җаен табып, Витебск урманнарындагы партизаннар отрядына кушыла. Елга якын партизан булып йөри, фашистларга каршы төрле диварсион эшләрдә катнаша, күперләр, юллар шартлата, разведкаларга йөри. Ә инде фронт линиясе Белоруссиягә килеп җиткәч, яңадан совет гаскәрләренә кушылып китә. Гвардия укчы полкы составында пулеметчы булып китә. Белоруссияне дошманнан азат иткәндә, аеруча зур батырлыклар күрсәтәОрше шәһәрен, аның урамнарын дошманнан азат итү өчен көчле сугышларда, бер төркем солдатлар белән пулеметчы Хәлил Хәйруллин да була. Немецларның штаб итеп торган йорттан чыкканнарын саклап, пулеметтан сиптерә. Казах дусты Шихаев белән бергә йорт крышасына менеп, дошман флагын өстерәп төшереп, үзебезнең Кызыл Байракны эләләр.

Немецлар бинага ут ачалар, шунда Х.Хәйруллин каты яралана. Армия командующие Хәлилне Кызыл байрак ордены белән бүләкли, ә Неман елгасын беренчеләрдән булып кичеп күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Яраланган рота командирын күреп, команда пункты белән элемтәгә кереп, командирны алыштыра һәм ротаны үзе белән алып китә. Бу көрәш батыр сугышчы өчен соңгысы була.Авыр яраланып медсанбатта аңына килә, контужен була, бер күзен югалта.
Ә бу вакытта яшь, чибәр егет Хәлил хәйруллинга бары 25 яшь була..Искә алу кичәсенә килгән сеңлесе Мөршидә апа, абыйсының ярдәмчел, туган җанлы булуын, күз яшьләре белән искә алды. Кызы Римма " әти бервакытта да , мин герой , диеп йөрмәде.Сугыш турындагы кинофильмнарны да карамады, дөреслеккә туры килми, диеп. Әти безне кешелекле, гади булырга өйрәтте", диеп сөйләде. Очрашуга килгән авыл җирлеге җитәкчеләре дә, авылдашларыбыз да герой якташлары белән горурлануларын белдерделәр.

Розалия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев