Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр игътибарына - ипотека алу җиңеләя

Россия халкы соңгы ел өчен ипотека кредитлары буенча хезмәт күрсәтү өчен азрак түли башлаган. 2016 ел белән чагыштырганда, 2017 елның I кварталында ипотека программасы буенча түләүләр 4 пунктка кимегән һәм ул займ алучы хезмәт хакының 45 процентын тәшкил итә. Әлеге статистиканы "Известия" китерә. Экспертлар әлеге тенденцияне ипотека ставкалары кимү белән...

Россия халкы соңгы ел өчен ипотека кредитлары буенча хезмәт күрсәтү өчен азрак түли башлаган.

2016 ел белән чагыштырганда, 2017 елның I кварталында ипотека программасы буенча түләүләр 4 пунктка кимегән һәм ул займ алучы хезмәт хакының 45 процентын тәшкил итә. Әлеге статистиканы "Известия" китерә.

Экспертлар әлеге тенденцияне ипотека ставкалары кимү белән аңлата. Ә бу исә россиялеләрнең 2016-2017 елларда реаль кереме кимүе белән бәйле.

Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары буенча, узган ел белән чагыштырганда ипотека кредиты 4,2 процентка үскән. Белгечләр ипотека якынча ел ярым эчендә тагын 1-2 пунктка төшәргә мөмкин, дип җиткерә.

"Русипотека" аналитик үзәге җитәкчесе Сергей Гордейко сүзләренчә, ипотека кредитлары өлеше киләчәктә бары төшәчәк, ә социаль дефолт бөтенләй булмаячак.

Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, 2016 елда ипотека буенча уртача ставка 12,92 процентны тәшкил иткән. 2017 елның I кварталында ул 11,68 процентка кадәр төшкән. Процент шартларының йомшаруы Үзәк Банк ставкалары төшү белән мөмкин булды, дип җиткерә басма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев