Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр «Халык контроле»нә шикаять яза ала

Республикада «Халык контроле» ГИС дигән географик мәгълүмати система эшләп килә. Яшел үзәнлеләр формаль булмаган эш белән тәэмин ителү һәм рәсми булмаган эш хакын бирү-бирмәү турында әлеге система аша мәгълүмат җиткерә ала.

Моның өчен «Соры» хезмәт базары» дип исемләнгән юнәлеш эшләп килә. Моннан тыш хезмәткәрләр эш урыннарында гомерләренә һәм сәламәтлекләренә зыян сала торган куркыныч эш шартлары булуы хакында да «Халык контроленә» хәбәр итә ала.
Шулай ук түбәндәге категорияләр буенча да хәбәр урнаштыра аласыз:
«Авыл хуҗалыгы» (шул исәптән сөтне сатып алу бәяләре буенча да);
«Экстремизм, дини һәм милли нигездәге бәхәсләр»;
«Ялган аракы сату, составында спирт булган сыеклыклар сату» (бу турыда хәбәр итүчеләргә 1дән алып 3 мең сумга кадәр акча каралган);
«Коррупциягә каршы тору».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев