Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнле Алексей Романов республика премиясе лауреаты

9 декабрьдә Ватан геройлары көнендә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Безнең заман геройлары» республика премиясе лауреатларын котладылар. Герой исемен йөртүчеләргә бүләкләрне ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм «Бердәм Россия - Яшь гвардия» региональ бүлегенең Татар­с­тан штабы җитәкчесе Динар Бариев тапшырды.

Лауреатлар арасында тумыштан кул бармакларсыз булса да фортепиа­нода виртуоз уйнавы белән бөтен музыкаль дөньяны таң калдырган яшел үзәнле Алексей Романов һәм шулай ук Норлаттан 10 ятим баланы тәрбиягә алып көн саен кешеләр турында кайгыртуда геройлык күрсәтүче Рәйсә Латыйпова-Миңнуллина да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев