Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнгә «Бизнес-десант» төшә

Төрле тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстан Республикасында эшмәкәрләр бизнесына хакимияттән басым ясалу күзәтелә. Алар тикшерүләрнең һаман үсүеннән, юк кына җитешсезлек өчен бетмәс-төкәнмәс штрафларның күп булуыннан зарлана.

Аларны кем тикшерә алуы, нәрсәгә тукталулары һәм нинди җәза каралуы турында тулы консультация алу өчен эшмәкәрләргә еш кына мөрәҗәгать итәр урын ягъни аңлаешлы телдә сөйләнелгән бердәм мәгълүмати чыганак юк.Тикшерүгә әзерлек вакытында, тикшерү барышында һәм нәтиҗәләр чыгаргач нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар булмау сәбәпле республиканың барлык районнарына «Бизнес-десант» төшәчәк. ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнесны дәүләт яклавы турындагы чаралар комплексы кысаларында эшмәкәрләр өчен «Бизнес-десант» түләүсез семинарлар сериясе үткәрә. Очрашу эшлекле иртәнге чәй форматында уза һәм спикер эшмәкәрләр белән көнүзәк проблемаларның чишү юлларын табарга тырыша. Очрашуның төп темасы булып, тикшерүләргә ничек әзерләнергә, штрафларны ничек булдырмаска кирәклеген, тикшерү органнарының нинди хокуклары барын белү тора. «Бизнес-десант» Яшел Үзәнгә 21 декабрьдә төшәр дип көтелә. Әлеге чара турында тулырак мәгълүматны www.bizdesant.ru проект сайтында, www.vk.com/bizdesant «Вконтакте» төркемендә белергә мөмкин.

Фото: vk.com/bizdesant

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн Бизнес-десант