Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән»ебез – «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүче!

Казанда «Татарстан Респуб ликасы журналистикасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Һәм, дуслар, шатлыгыбыз белән уртаклашырга ашыгабыз: «Яшел Үзән» газетасы «Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Татарстан Республикасы милли проектларын иң яхшы яктыртучы редакция» номинациясендә «Бәллүр каләм»гә лаек булды. Мө хәр риребез Илсөя Завилейскаяга дә рә җәле бүләкне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратының Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторы Виктор Демидов тапшырды.

Республикабызда узучы дәрәҗәле бәйгегә йомгак ел да май аенда Тата р стан матбугаты көнендә ясала иде. Әм ма пандемия үз төзәтмәләрен кертте.

– Майда булырга тиешле тантананы барыбер уздырырга уйладык. Һәркемнең үз хезмәтенә бәясен аласы килә, шуңа җыелдык. Дистанцияне дә исәпкә алдык, — дип сәламләде «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Бәйге 1998 елдан бирле үткәрелә. Конкурсны гамәлгә куючылар — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР журналистлар берлеге. Быел 122 гариза кабул иткәннәр, 1453 эш татар, рус һәм чуваш телләрендә. Бәйгенең Гран-при бүләге — Татарстан Республикасы җитәкчелегеннән «Лада Гранта» автомобиле быел «Казан» журналы баш мөхәррире Юрий Балашовка тапшырылды.

25 еллык юбилей елында җитәк челегебез тарафыннан шушындый зур бәягә лаек булганбыз икән, димәк, без дөрес юлда.
Газетабызның тарихына күз салсак, «Бәллүр каләм» дипломы һәм сынына беренче тапкыр 2001 елда, аннан 2009 елда лаек булганбыз. Бүгеннән «Бәллүл каләм» сыны газетаның беренче битендә урын алачак. Нәрсә икән бу дип, гаҗәпләнмәгез. Җиңүебез белән горурланабыз һәм ул безгә тагын да дәртләнеп эшләргә көч биреп торачак.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бу безнең уртак җиңүебез! Чөнки без сезнең өчен хезмәт итәбез һәм «Яшел Үзән»гә язылып, өенә алдыручылар булганда, киләчәктә дә илһамланып иҗат итәрбез дип ышанып калам. Шундый мәртәбәле бүләккә лаек булырлык итеп, бар күңелләрен биреп эшләүче коллективым белән горурланам. Без команда! – дип шатлыгы белән уртаклашты баш мөхәррир Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев