Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә янгын саннары кимеми

20 - 26 июльдә янгын сүндерүчеләр 27 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 9ы ялган булган. 7 тапкыр ДТПга барганнар. 4 янгын очрагы теркәлгән. Засорин урамындагы фатирда янгын газ җиһазыннан чыккан. Нәтиҗәдә кухня гарнитурына зыян килгән. Яшел Үзәннең "Октябрьнең 70 еллыгы" бакчачылык җәмгыятендәге бакча участогында янгын төзек булмаган мичтән чыккан. Янгыннан...

20 - 26 июльдә янгын сүндерүчеләр 27 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 9ы ялган булган. 7 тапкыр ДТПга барганнар. 4 янгын очрагы теркәлгән.

Засорин урамындагы фатирда янгын газ җиһазыннан чыккан. Нәтиҗәдә кухня гарнитурына зыян килгән.

Яшел Үзәннең "Октябрьнең 70 еллыгы" бакчачылык җәмгыятендәге бакча участогында янгын төзек булмаган мичтән чыккан. Янгыннан бакча өенең эчке өлешенә һәм мунчага зыян килгән.

Рус Наратлысы авылының Зеленая урамындагы йортта янгын электр җиһазын монтажлаганда чыккан һәм дача йорты янып беткән.

Карамалы Тауның "Воложка" бакчачылык җәмгыятендәге бакча өендә янгын төзексез мичтән чыккан һәм мунчаның эченә зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев