Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Җәяүлеләр юлы» декаднигы бара

Яшел Үзән дәүләт автоинспекциясе 13еннән 22 ноябрьгә кадәр машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасында юл-транспорт дисциплинасын ныгыту максатыннан «Җәяүлеләр юлы» профилактик чарасын уздыра башлады.

Татарстан Республикасы юлларында  2017 елның 10 аенда җәяүлеләрне 1215 тапкыр бәрдерү очрагы теркәлгән. Шуларда 88 кеше һәлак булган, 1151е төрле җәрәхәтләнүләр алган. 476 очрагы җәяүлеләр чыга торган урыннарда булып, 13 кеше һәлак булса, 474е – травмаларга дучар ителгән.

Яшел Үзән автоинспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда,  безнең районда агымдагы елның 10 аенда җәяүлеләргә бәйле 32 факт булган. Шуларда 5 кеше һәлак булса, 29ы җәрәхәтләнгән. Җәяүлеләр чыга торган юлларда 7 очрак теркәлеп, 7 кеше имгәнгән.

-Җәяүлеләргә бәйле очраклар гадәттә тәүлекнең караңгы чорында чыга, - дип аңлата Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин.-Күп очракта  җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмый. Көзен  көннәр кыскаруга бәйле рәвештә караңгы да тиз төшә. Яңгыр да явып торса, юлларда да күз күреме начарая. Җәяүлеләр моны онытмасыннар иде. Шуңа күрә без җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш итәбез дә инде.

Караңгыда  якын фара яктылыгы белән машина йөртүче җәяүлене 50 метр ераклыктан гына күрә ала, ә яктылык кайтаргыч элемент булса, ул 200 метрга тигезләшә. Ерак фарасы кабызылган булса, машина йөртүче җәяүлене 350 метр ераклыктан да күрә алачак. Җәяүлеләргә дә бик игътибарлы булу таләп ителә.  Юлны чыккан вакытта копюшонны салырга, зонтны ябарга, телефон кулланмаска кирәк. Ә тротуарлар булмаган урыннарда  юлдан бары тик транспортка каршы юнәлеш ягыннан барырга киңәш ителә. Мондый очракта куркыныч янаса, чарасын күрү мөмкинлеге була.

Көн саен декада барышында  ДПС инспекторлары кеше күп йөри торган урыннарда күзәтүләр оештырачак.

2017 елның 10 ноябреннән юл хәрәкәтендә катнашучыларга һәм җәяүлеләргә өстенлек бирмәүчеләргә штрафлар суммасы да артты. Хәзер алар 1500 сумнан алып 2500 сумга кадәр җитә.

Инзилә Зиятдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X