Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә транспорт карталары бетерелә

Аларны «ТРда яшәүчеләр картасы» алмаштырачак.

2017 елның 1 июленнән ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә Яшел Үзәндә электрон транспорт карталарын бирү туктатыла. 10 августтан аның балансын тулыландырып булмаячак, 1 сентябрьдән алар тулысынча бетерелә.

Электрон транспорт картасы урынына "ТРда яшәүчеләр картасы" кулланышка кертелә. Бары тик ташламалы кушылмага ия булган балалар транспорт карталары гына искәрмә булачак. Бу яңалык районда яшәүчеләргә кагылмый.

Кызыксындырган сорауларыгыз булса, Яшел Үзән районы социаль яклау бүлегенә 4-21-10 телефоны аша шалтыратып, белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев