Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә тагын “полукамушкалар” яна

Янгын элемтәсе үзәк пультына Энгельс урамының 12нче йортында янгын чыгуы турында хәбәр бүген иртәнге җидедә килә.

Торак йортның икенче катында  бер фатир янып китә. 53нче янгын-коткару хезмәте  килеп җиткәндә янгынның  бөтен фатирларга да таралу куркынычы яный.  Шунда ук газ-төтеннән  саклаучы ике звено РСК-50 стволлары белән  икенче катка күтәрелә һәм янгынны сүндерә башлый. Берүк вакытта алар  беренче катта кешеләрнең барлыгын-юклыгын да тикшерә.  Өлкән яшьтәге бер хатын-кызга   урамга чыгарга булышлар.  Калган яшәүчеләр үзләре чыга.

Берничә минуттан  янгын чыккан урынга  34нче һәм 52нче  янгын-коткару частьләре дә килеп җитә. Махсус АПК җайланмасы белән  ут ялмап алган чарлакны да сүндерергә тотыналар.

Янгын ун минут эчендә юкка чыгарыла. Нәтиҗәдә 8нче фатир тулысынча янып бетә, түбәгә зыян килә, баскычлар җимерелә. Барлыгы 46 квадрат метрга зыян килә. Бәхеткә, бу янгында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Бу янгынны сүндерүгә  6 берәмлек янгын техникасы, 8нче федераль хезмәт бүлекчәләре шәхси составыннан 24 кеше җәлеп ителә.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторларының якынча мәгълүматларына караганда, янгынның  газ җиһазыннан чыккан булуы ихтимал. (Хуҗалары сүзләренә караганда, ниндидер шартлау булган). Соңгы нәтиҗәне дознание органнары белгечләре ясаячак.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре  ут белән сак булырга, газ һәм электр җиһазларын тикшереп торырга  өнди.  Кирәк булганда  белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Полукамушки Зеленодольский пожарно-спасательный гарнизон