Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә табиблар белән психологик тренинглар үткәрелә башлаган

Дүшәмбе киңәшмәсендә район үзәк дәваханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов халык мөрәҗәгатьләре буенча да хисап тотты.

Быелның өч аена 101 кеше төрле сорау биргән. Нигездә медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты түбән булу, табиблар этикасына кагылган. Мөрәҗәгатьләрнең һәммәсе дә тикшерелеп, җавап кайтарылган. Ничек итеп төрле ситуациядән профессионалларча чыгарга һәм бу вакытта авыру да риза булсын, медицина учреждениесенә тап төшмәсен. Әлеге хәлне җайга салу максатыннан медицина хезмәткәрләре арасында психологик тренинг үткәрелә башлаган.

-Васильевода да халыкны кабул иттек, шикаятьләр күп. Шуңа да Васильевога барып, мәсьәләне урында хәл итәчәкбез. Халык белән бердәм булып, проблеманы чишкәндә генә, без медицинада алга китә алабыз, - дип фикерен җиткерде район башлыгы Александр Тыгин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев