Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә пенсионерның акчасын ялган купюраларга алыштырган хатын-кызны хөкем итәләр

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы пенсионерларны алдаган 58 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын чыгарган.

Яшел Үзән шәһәрендә пенсионерның акчаларын бутафор купюраларга алыштырган 58 яшьлек хатын-кызны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы 58 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын чыгарган. Ул мошенниклыкта гаепләнә.

Тикшерү ачыклаганча, узган ел 1 августта иртән ул олы яшьтәге авылдашы өенә кергән һәм үзен пенсия фонды хезмәткәре итеп таныштырган. Шуннан акча алышыначак дип, булган акчаларын алыштырырга тәкъдим иткән. Әбекәй 11 мең акчасын биргән һәм әлеге хатын-кыз аларны акчага ошаган кәгазьләргә алыштырган.

Шул ук көнне ул икенче бер пенсионер хатын-кызга кереп, пенсия “артуын” хәбәр иткән һәм ялган биш меңлек биргән. Сдачага 3 мең акчасын алган.

Яшел Үзән районы кешесе үз гаебен тулысынча таныган.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: