Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Мәүлид бәйрәме булды

Исламда рабигүл әүвәл аеның уникенче көне - Мәүлид көне. Ул көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам туган. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә.

Яшел Үзәндә дә аны традициягә тугры калып зурлап билгеләделәр. 30 ноябрьдә Горький исемендәге мәдәният сараенда Мәүлид кичәсе булып узды. Чараны  районыбызның мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин  дога укып башлап җибәрде.  Бу бәйрәмгә Казаннан да “Апанай” мәчете имам-хатибы Нияз хәзрәт Сабиров  килгән иде. Ул җыелучыларны  Татарстан мөфтие Камил Самигуллин исеменнән котлады, вәгазьләр укыды.

Сәхнәдә мәктәп укучылары да чыгыш ясады, җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, мөнәҗәтләр яңгырады, ислам тарихы да искә алынды.

Бу җырлы-догалы бәйрәм чарасы һәркайсыбызда  динебезгә карата хөрмәт хисен  тагын да арттыргандыр.

 

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Маулид месяц Ислам