Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә машина йөртүчеләрне тикшерәләр

Яшел Үзән дәүләт автоинспекциясе тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге көчле контрольгә алына.

Беренче чиратта руль артына утырып чыккан исерек машина йөртүчеләргә  игътибар биреләчәк.

Административ законнарга ярашлы рәвештә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен 30 мең сум күләмендә штраф салу һәм аны бер ел ярымнан алып ике елга кадәр  идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Шуны да онытырга ярамый, исерек килеш тотылып, тагын шул законны бозган өчен җәза катгыйланган. РФ Җинаятьләр  кодексының 264.1нче маддәсенә ярашлы рәвештә, әгәр исерек машина йөртүчене икенче тапкыр тотсалар, яисә ул  медицина тикшеренүеннән баш тартса, гражданинга  административ җәза түгел, җинаять җәзасы каралган. Әлеге җинаять өчен штраф суммасы 200дән алып 300 мең сумга кадәр җитә, шулай ук җәза буларак 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яисә 2 елга кадәр көчләп эшләтү карала. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, хокук бозучы 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге эчкән килеш рульгә утырмаска, шундый хокук бозучыларны күргән очракта  полициянең кизү тору частенә хәбәр итәргә чакыра (телефоннары:102 яисә 44704).   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск рейды гаи