Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Коръән уку бәйгесе узды

Балалар арасында Коръән уку бәйгесе шәһәребездә матур бер традициягә әйләнде. Хәзер монда шәһәр балалары гына түгел, авыллардан да катнаша.

Быел бәйгедә 98 бала көч сынашты. Жюри әгъзалары балаларның Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, дөрес итеп укуларына игътибар итте.
- Катнашучыларның саны, әзерлекләре елдан-ел үсүе сөендерә. Бәйгенең нәтиҗәсе дә, дәрәҗәсе дә арта бара, - дип сөйли Яшел Үзән Мөслимәләре берләшмәсе җитәкчесе Фәрзәнә Хәлиуллина.
- Мондый бәйгеләр балаларда, яшүсмерләрдә Коръәнгә карата мәхәббәт хисе тәрбияли. Шулай ук ел дәвамында алган белемнәрен сынап карау мөмкинлеге дә бит бу, - дип, аның сүзен җөпли төп оештыручыларның берсе Тәнзилә Әхмәтҗанова.
Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Ә аларны «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» җәмгыяте җитәкчелеге әзерләде. Оештыручылар аларга бик рәхмәтле. Ахырда балалар һәм килгән кунаклар бәйрәм өстәле артында сыйландылар.

Яшел Үзәндә Коръән уку бәйгесе җиңүчеләре:

Сабыйлар арасында -
I урын - Исмаилов Хәсән;
II урын - Нуриазданова Мәрьям;
III урын - Ямгурова Әминә (Васильево).
III-IV сыйныф укучылары арасында -
I урын - Заһиров Әмир (5нче гимназия);
II урын - Шәйхетдинова Гөлсәрвәр (Бакырчы);
III урын - Исмәгыйлев Әмир (Бакыр чы).
V - VII сыйныф укучылары арасында - I урын - Зыятдинова Алия (Айдар);
II урын - Гайнуллина Эльвира(Айдар);
III урын - Тужинов Рамазан (7нче мәктәп).
Зурлар арасында -
I урын - Зорин Исмаил (Осиново);
II урын - Кадыйров Булат (Олы Ачасыр);
III урын - Заһидуллина Әминә (Васильево).

Милләтебезне саклап килүче Ислам диненең киңрәк таралуын, халкыбызның торган саен иманга килүен күреп күңел сөенә. Шушы бәйгегә килгән балаларга карап сок ланып туймаслык. Аларга уңышлар теләп калыйк.
Бүген өлкәннәребез авызыннан яшьләребезнең, балаларыбызның тәрбиясезлеге, тәртипсезлеге, каты бәгырьлелеге турында еш ишетергә туры килә. Димәк, әле аларның күңел биреп, күзләрегездән яшьләр китерерлек итеп Коръән аятьләрен, сүрәләрен укучы егет-кызларыбызны, азан әйтүче егетләребезне күргәнегез, ишеткәнегез булмаган.

Гөлназ Ямбушева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев