Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә көмешкә ничә сум тора?

Ул Совет чорында өйдә алкогольле продукция җитештерергә ярамый иде. Моның өчен җитди күңелсезлекләргә юлыгырга, өстәвенә көмешкә аппаратыннан колак кагарга да мөмкин иде.

Хәзер инде көмешкә куучыларга бернинди чикләүләр юк. Өйдә ясалган алкогольле продукцияне бары сатарга ярамый. Тик көмешкә куучыны фаш итүе җиңел түгел. Кулыннан тотарга кирәк. Тикшерелгән һәм ышанычлы клиентларга гына сатуларын да исәпкә алырга кирәк әле. Суррагат сатучыны җаваплылыкка тарту өчен гаебен исбатлаучы база туплау мөһим. Ә көмешкә эчеп агулану куркынычы тулысы белән сатып алучы җилкәсендә (самогон кайнатучы шулай дип уйлый). Арзан продукт артыннан куучы үткен сатучылар кул астында нәрсә бар, хәтта тавык тизәген дә, шуны куллана.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре бер көн эчендә генә дә, өйдә, этил спирты кушылган продукция җитештерү факты буенча 3 административ эш ачкан. Яшел Үзәннең өч кешесе көмешкә сатканда тотылган. Бәясе дә арзан: 0,5 л шешә 67дән 100 сумга кадәр тора.

Ел башыннан бирле территориаль орган хезмәткәрләре көмешкә саткан өчен 51 административ эш кузгаткан, легаль булмаган әйләнештән 198, 575 л суррогат тартып алынган.

Рифат Сөнгатуллин,

Контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев