Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә кибетләрдән урлаулар еш күзәтелә

Менә шулай Комсомольская урамындагы сәүдә йортыннан манекенга кидерелгән пуховикны урлаганда 26 яшьлек егет тотылган. Аңа «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.

Беркайда да эшләмәүче 40 яшьлек яшел үзәнле супермаркеттан ит урлап тотылган. Паратская урамындагы кибеттән ике шешә аракы чәлеп чыкканда 42 яшьлек ирне, Ленин урамындагы кибеттән алкогольле эчемлек тыгып чыкканда 45 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. Сәүдә нокталары моның ише урлаулардан видеокүзәтү, урлауга каршы җайланмалар, детекторлы турникетлар куйсалар гына котыла алачак.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев