Яшел Үзәндә казанлы көнләшүдән кызына 3 тапкыр башына сугып, 9 каттан ыргыта
3 февраль төнлә Яшел Үзәндә казанлы Марат Бикмөхәммәтов 23 яшьлек кызның башына шампан шешәсе белән сугып, балконнан тотып аткан. Мондый коточкыч җинаятьнең сәбәбе - көнчелек.
Яшь пар бу елның гыйнварында социаль челтәрдә танышканнар. Марат Яшел Үзәнгә кызга кунакка 1 февраль көнне үк килгән булган.
Алар спиртлы эчемлекләр эчеп, сөйләшеп, күңел ачып утырганнар. Ләкин кызның икенче ир-атлар белән социаль челтәрдә аралашуы кунакка килгән егеткә бер дә ошамаган. Ул аңа кисәтү ясаган. Кыз һаман да аралашуын туктатмагач, ул аның башына 3 тапкыр шампан шешәсе белән сугып, 9 каттан тотып аткан. Могҗиза, әмма кыз исән калган.
Аны иртәнге алтыда каты туңган һәм башына җәрәхәт алган килеш җирдә тапканнар. Хастаханәгә ашыгыч рәвештә алып китсәләр дә, ул 2 сәгать үтүгә җан биргән.
Марат Бикмөхәммәтовка «Җинаять» маддәсе буенча карар чыгарылган. Ул үз гаебен тулысынча таныган.
Бу хакта ProKazan.ru порталына сылтама белән Tatar Today хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев