Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә хатын-кыз күкрәк баласы белән биш катлы йорт биеклегеннән егылып төшеп исән калган

Кичә 30 яшьлек хатын кечкенә баласы белән 5нче каттан егылып төшкән.

Шевченко урамындагы әлеге йортның 1нче катында яшәүче ир тәрәзәдән җирдә яткан 1,5 айлык баланы һәм аның әнисен күреп ала. Ул урамга чыгып баланы өенә алып керә һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата. Медиклар бригадасы күрсәтелгән адрес буенча килеп, зыян күрүчеләрдә җитди җәрәхәтләр таба. Баланы баш сөяге, ми җәрәхәтләре, эчке органнарында авырту белән реанимациягә, ә анасын - сынган бот сөяге ярасы, ябык баш сөяге һәм ми җәрәхәте белән травматология бүлегенә салалар. Мондый хәлнең сәбәбен хокук органнары ачыклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев