Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәменә чакырабыз

Исегезгә төшерәбез: әлеге истәлекле көн 2008 елдан бирле бәйрәм ителә. Яшел Үзәндә шушы еллар арасында түбәндәге парлар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләре белән бүләкләнде.

2009 ел - Михаил һәм Маргарита Слушкиннар

2010 ел - Илгизәр һәм Әнисә Закировлар

2011 ел - Әлфинур һәм Илшат Идрисовлар

2012 ел -Лидия һәм Владимир Головиннар

2013 ел - Вәфилә һәм Хамис Хикмәтуллиннар

2014 ел - Татьяна һәм Яков Палейлар

2015 ел - Рәйсә һәм Әхәт Садриевлар

2016 ел - Людмила һәм Юрий Исаншиннар

Яшел Үзәндә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәчәкләр. Тантаналы чара 8 июльдә Яшел Үзән музыка мәктәбе янындагы скверда узачак. Башлана 13 сәгатьтә.

Бәйрәм кысаларында 25 ел һәм аннан да озаграк яшәүчеләргә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләре тапшырыла. Шулай ук 50 ел һәм тагын да озаграк бергә яшәүчеләрне дә котлаячаклар. Бу көнне язылышучылар да читтә калмаячак.

2017 елда кемнәр әлеге мәртәбәле медальгә лаек? Монысы әлегә сер, бәйрәмдә аларның исемнәре аталачак.

Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев