Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә " Ел укытучысы-2014"не билгеләделәр

Әлеге традицион бәйгедә ел саен ике дистә укытучы катнаша. Муниципаль тур ике көн дәвамында үтә, беренче көнне осталыкларын сыйныфларда күрсәтсәләр, икенче көнне - сәхнәдә. Бәйгедә катнашучыларның яше дә, эш стажы да төрле. Шәһәр телевидениесенең "Көн артыннан көн" тапшыруын алып баручы Айгөл Закированы гына алыйк. Ул татар гимназиясендә укыта. Хезмәтен, балаларын...

Әлеге традицион бәйгедә ел саен ике дистә укытучы катнаша. Муниципаль тур ике көн дәвамында үтә, беренче көнне осталыкларын сыйныфларда күрсәтсәләр, икенче көнне - сәхнәдә. Бәйгедә катнашучыларның яше дә, эш стажы да төрле. Шәһәр телевидениесенең "Көн артыннан көн" тапшыруын алып баручы Айгөл Закированы гына алыйк. Ул татар гимназиясендә укыта. Хезмәтен, балаларын ярата. Ә буш вакытында татар тапшыруын алып барырга да, кызыклы сюжетлар төшерергә дә вакыт таба. Чын белгеч әнә шундый булырга тиеш. Айгөлнең тырышлыгын күрделәр: ул яшь укытучы номинациясендә беренче урынны алды.
Айгөлгә үрнәк алырлык остазлар күп иде бәйгедә. Төрле номинациядә җиде укытучы җиңеп чыкты. Ел укытучысы исеменә Васильевоның 2нче мәктәбе укытучысы Елена Бешевец лаек булды. Ул бу исемне республика бәйгесендә яклаячак .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев