Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Азат Вергазовны искә алу кичәсе узды

Фаил Шәфигуллин исемендәге милли крайны өйрәнү китапханәсендә якташ язучыбыз Азат Фатыйх улы Вергазовның тууына 85 еллыкка карата 16 нчы март көнне искә алу кичәсе оештырылды.

Кичәгә Азат Вергазовның бертуган сеңлесе Фирдәүс Фатыйх кызы Вергазова-Хабибуллина, язучының шәхесен, иҗатын яхшы белүчеләр, шулай ук югары сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханә залында зәвыклы, эчтәлекле стенд әзерләнгән. Стендка А.Вергазов китаплары һәм фотолар куелган.

"Олы иҗат юлында" дип исемләнгән искә алу кичәсен китапханәче Хәкимова Фәния Габделбәр кызы башлап җибәрде. Килгән кунаклар һәм кичә барышы белән таныштырды ул. Сүз хөрмәтле кунак Шәрәфетдинов Вил абыйга бирелде. Азат Вергазов турында хатирәләр белән уртаклашты ул. Йөрәкләргә үтеп керерлек итеп шигырьләрен дә укыды. Кичә дәвам итте. 107 нче һөнәр училищесы филиалында озак еллар буе математика фәнен укыткан, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Фирдәүс ханым Фатыйх кызы гаиләләренең ничек итеп Карауҗа якларына килеп чыгулары, абыйсы - Азат Вергазов белән бәйле балалык һәм яшьлек хатирәләре турында тирән эчтәлекле, кызыклы чыгыш ясады. "Абый нечкә күңелле, бик сабыр, тыйнак һәм бик туган җанлы кеше иде. Аның төпле киңәшләре бүгенге көндә дә дөрес нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә сыман. Төптән уйлап эш итәргә, сабыр булырга, хезмәт яратырга, ә иң әһәмиятлесе белемле булырга омтылырга өйрәтте ул безне - сеңелләре Эльза, Венера апаларымны һәм мине. Әдәпле һәм тәрбияле булуның бәхет китерәчәген төшендерде. Һәр кеше дә һөнәр үзләштерергә һәм бу һөнәре белән башкаларга файда китерергә тиешлеген аңыбызга сеңдерде. Һөнәре булмаган кешенең яшәве дә кызыксыз, мәгънәсез икәнен кечкенәдән аңлап үстек без. Үзенең әсәрләрен дә шул кыйбланы саклап язды. Абыйның әсәрләрен укыганда, дуамалланып, кызып китеп, каты күңелле булып бернигә ирешеп булмавын аңлыйсың. Һөнәре булган кешене генә шәхес итеп таныганнарын күрәсең. Кадерле укучылар, Азат Вергазов әсәрләрен укыгыз. Ул яшүсмерләр, аларны борчыган мәсьәләләр турында язган. Һичшиксез, үзегез өчен ниндидер бер яңалык, кирәкле мәгълүмат алырсыз дип ышанам", - дип тәмамлады сүзен Фирдәүс ханым.

Сүз укучыларга бирелде. А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның 9 нчы сыйныф укучылары Гарифуллин Марсель һәм Адиятуллина Айзилә Азат Вергазов шигырьләрен шулкадәр сәнгатьле итеп укыдылар. Сөйләмнәре төгәл, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары матур бу балалар күңелгә кереп калды. Аларны әзерләгән укытучылар соклану хисе уятты.

Фәния ханым сүзне миңа биргәч, түбәндәгеләрне сөйләп үттем: "Мин Яшел Үзән районы Карауҗа мәктәбендә, шулай ук 107 нче һөнәр училищесы филиалында озак еллар буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем. Эшләү дәверендә мәктәптә күренекле шәхесләр белән истәлекле очрашулар күп булды. Иң истәлеклеләреннән берсе - якташ язучыбыз Азат Фатыйх улы Вергазовның мәктәбебезгә килүе бүгенгедәй хәтеремдә. "Йөрәк җыр сорый" әсәре буенча ачык сыйныфтан тыш уку дәресенә керде ул. Шул вакыттагы дулкынланулар бүгенгедәй хәтеремдә. Автор үзе дәрестә утырсын әле! Дәрес тәмамлангач: "Рәхмәт сезгә. Мин күргән, мин белгән иң яхшы дәресләрнең берсе булды бу", - дигән сүзләре онытылмаслык булып йөрәккә язылып куелды. Автографы куелган "Йөрәк җыр сорый" китабын бүләк итте. Иң кадерле бүләкләрнең берсе булып калды ул китап. 2006 нчы

елда, бертуган сеңлесе Фирдәүс ханым абыйларына кунакка баргач, кабат минем дәресне искә төшереп, бик матур сүзләр язып, автографын куеп, "Хыялыйлар" китабын да бүләк итеп җибәргән. Кече күңелле, зыялы кешедән мондый бүләк алуга мин чиксез шатландым". Чыгышымны дәвам итеп, залда утыручыларга, укучыларга "йөрәк җыр сорый" әсәренең кыскача эчтәлеген сөйләп үттем. Әсәргә салынган төп проблеманы төшендердем. Балаларның кызыксынып игътибар белән тыңлап утырулары бик ошады. Башкаларның сөйләгәнен тыңлап, аңларга тырышып утыра белгән укучыларга карата хөрмәт хисләре туды күңелемдә. Бу балаларның әти-әниләре һәм укытучыларына рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.

Яшел Үзән шәһәре музыка мәктәбендә эшләүче укытучы Назмутдинова Алсу Камил кызы Азат Вергазов шигырьләренә көй иҗат иткән җырлары турындагы чыгышы белән дәвам итте кичәне. Пианинода үзе уйнап, "Яшел Үзән" җырын җырлады. Җырның сүзләре дә, мелодиясе дә бик матур. Яшел Үзәннең тарихы кыска гына итеп шул җырга салынган диярсең. Азат Фатыйх улы Вергазовның тууына 85 ел тулу символик төс алды, чөнки яраткан шәһәребезнең дә быел 85 еллыгы.

Искә алу кичәсе җанлы, файдалы булды. Һәркем бик канәгать калды. Укучыларда әдәби әсәрләр укуга кызыксыну, язучыларга карата хөрмәт уяту юнәлешендә эшләгән Фаил Шәфигуллин исемендәге милли крайны өйрәнү китапханәсе җитәкчесе Сафина Ляля Саитгарей кызына, китапханәчеләр Хәкимова Фәния Габделбәр кызы һәм Фәттахова Наилә Альберт кызына, гомумән, әдәби кичәне оештыруда катнашкан һәркемгә, шулай ук бу кичәгә килүчеләргә, укытучыларга, укучыларга үземнең соклануымны, тирән рәхмәтемне шушы язмам аша белдерәсем килә. Аларга сәламәтлек, иҗади уңышлар телим.

Укытучы-ветеран Әлфия Әсхәт кызы Мингазова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев