Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 60 меңлек балыкны ятьмә белән тотучы браконьерларны хөкем итәчәкләр

Яшел Үзәндә яшәүче 30 яшьлек Владимир Макаров һәм 38 яшьлек Максим Тюнегин, шулай ук Волжскида яшәүче 57 яшьлек Искәндәр Муллагалиев законсыз балык тотуда гаепләнәләр.

Сорау алуларга караганда, җинаять 27 апрельдә башкарылган. Ир-атлар Югары Ослан районының Каинка авылы тирәсендә Зөя елгасында балык тотканнар һәм моны зур ятьмә белән эшләгәннәр, дип яза "Вечерняя Казань".

ТР Прокуратурасы хәбәр итүенчә, әлеге участок балыкларның уылдык чәчү урыны булып тора һәм балык тоту чикләнгән региональ әһәмияткә ия булган "Свияжский" комплексы территориясе санала. Ведомство мәгълүматы буенча, тотылган балык 58 мең сумлык.

Балыкчылар үз гаепләрен танып, эшне судка җиткермәү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иткән һәм китерелгән зыян суммасын түләгән. Җинаять эше судка юлланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X