Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 5 кеше үлеменә китергән юл һәлакәтендә гаепле ир-атны суд җәзасы көтә

Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә Яшел Үзән шәһәре судында Екатеринбургта яшәүче 35 яшьлек Евгений Әхмәтовка карата җинаять эше карала башлаячак. Ул Россия Федерациясе 264 нче маддәсенең 6 нчы бүлеге (исерек хәлдә автомобиль белән идарә итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында 2 дән артык кешенең үлеменә китерү) буенча җинаять кылуда гаепләнә. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның 25 ноябрь кичендә алкоголь исереклелеге халәтендә Әхмәтов Toyota Land Сruiser Prado автомобиле руле артына утыра. Яшел Үзән районы территориясендә Казан-Йошкар-Ола автомобиль юлының 15 нче чакрымында Әхмәтов юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, идарәне югалтп, каршы як хәрәкәт юлына чыга. Биредә ул ВАЗ-211440 машинасы белән бәрелешә.

Һәлакәт аркасында, ВАЗ машинасы руле артындагы 38 яшьлек ир-ат һәм 4 пассажир алган имгәнүләреннән урында ук җан бирә.

Кагыйдә бозган машина хуҗасы һәм андагы пассажир хатын-кыз төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Әхмәтов үз гаебен тулысынча таныган. Аңа карата сак астына ябу рәвешендәге чик чарасы сайланган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев