Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 400дән артык ВИЧ-инфекцияле кеше яши

Ел саен бөтен дөнья буенча майның һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләр көне билгеләнә. Быел ул 21 майга туры килә.

Кешедә иммунитет дефициты вирусы (ВИЧ) китереп чыгарган СПИД яисә AIDS беренче тапкыр 1981 елда АКШта ачыкланган. Авыру таралу чыганагы Көнбатыш Африкага туры килә.
Истәлекле датага багышланган беренче чаралар 1983 елда Сан-Францискода уза. Аннан соң аларга башка илләр дә кушыла.
СПИД корбаннары истәлегенә 1991 елда рәссам Фрэнк Мур кызыл тасма формасында символ ясый. Аны киемгә тагалар.
Россиядә Истәлек көнен 1992 елдан билгели башлаганнар.
Максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын проблемага юнәлтү, СПИД корбаннарын искә алу, халыкка ВИЧ күчү механизмнары, саклану ысуллары һәм аңа вакытында диагноз кую турында аңлату.
Хәзер ВИЧ-инфекция белән дөньяда 43 миллионнан артык кеше авырый. Ел саен аны 15 мең кеше йоктыра, ВИЧ-инфекциялеләрнең күбесе - 30дан алып 39 яшькә кадәрге кешеләр.
2017 елның 1 маена Яшел Үзән райо­нында 682 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән, таралышы 100 мең кешегә 412,6ны тәшкил итә (РТда- 552,4).
2017 елның 1 маена безнең район территориясендә 420 ВИЧ-инфекция­ле кеше булып, таралышы 100 мең кешегә -254,1 (ТРда - 330,4).
ВИЧ-инфекция­леләр арасында ир-атлар - 55,5%, хатын-кызлар 44,5% тәшкил итә.
ВИЧ-инфекцияле аналардан 87 бала туып, 15е «ВИЧ-инфекция буенча перинаталь контакт» диагнозы белән диспансер исәпкә куелган, 67 бала «ВИЧ-инфекция буенча сәламәт» диагнозы белән исәптән төшерелгән. Ә «ВИЧ-инфекция» диагнозы белән 4 бала диспансер исәптә тора.
Яшел Үзән районында ВИЧ-инфекцияне җенси юл белән йоктыру беренче урында торып, 64,7% тәшкил итә, шул исәптән 1%ы гомосексуаль контакт, 0,5%ы анадан балага вертикаль юл, ә 33,3%ы инъекцион наркотиклар белән йоктырган.
Кеше булып калыгыз! ВИЧ дуслык аша йокмый.
Соңгы елларда ВИЧ-инфекция­леләрнең яшь структурасы үзгәрә. Аның белән күбрәк 20-39 яшьтәгеләр зарарланып, ул 74,2% тәшкил итә. Яңа ачыкланган авырулардан 30 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр өстенлекле тора (75%). Гадәттә ВИЧ-инфекция белән гаиләсе, эше һәм матди байлыгы булган социаль уңышлы кешеләр авырый.
Язманы, Яшел Үзән район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга нигезләнеп, Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев