Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводында – яшьләр конференциясе

Яшел Үзәннең “Авангард” спорт-ял комплексында “А.М.Горькиий исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыяте яшьләренең хисап конференциясе булды.

Заводның генераль директоры Ренат Мистахов үзенең сәламләү сүзендә завод яшьләр берләшмәсенең  үз эшенә битараф булмаган актив яшьләрне туплавын ассызыклады. Алар үзләренең мөмкинлекләрен производствода гына күрсәтеп калмыйча, иҗатта да күрсәтә. “Бездә  югары квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр күп. Алар пенсия яшенә җиткәч тә эшлиләр әле. Шул ук вакытта бездә талантлы, перспективалы кадрлар да җитәрлек. Безгә алар кадерле. Яшьләребез белән горурланабыз. Бүген ышанып әйтә алабыз, заводның киләчәге  -  ышанычлы кулларда”, - диде ул.

Конференция барышында яшьләр берлеге лидеры  Дмитрий Анисимов  узып баручы елда башкарган эшләргә тукталды.  Оешма предприятиегә лаеклы белгечләр туплау  юнәлешендә актив эш алып барган, производствога килгән яшьләрне заводның корпоратив тормышына  алып кереп китү өчен  җаен тапкан.

Конференция ахырында заводның КВН төркеме “МОЗГ”ны   котладылар һәм завод тормышында  катнашкан аеруча актив яшьләрне бүләкләделәр.

 

Фото: zdship.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский завод имени А.М.Горького