Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводы ветераннарын онытмыйлар

"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" акционерлык җәмгыятендә ветераннарны заводның 122 еллыгы белән котладылар. Бу чара Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үтте.

Өлкәннәрне котларга заводның генераль директоры урынбасары Александр Карпов, заводның профсоюз оешмасы җитәкчесе урынбасары Фирая Ильина, персонал идарәсе буенча директор урынбасары Наил Фәизов, социаль мәсьәләләр буенча директор урынбасары Фердинант Хөснетдинов килгән иде.

Башта ветераннар заводның хезмәт һәм дан музеенда булдылар, яшьлекләрендә заводта эшләгән вакытларын искә төшерделәр, авырлыкларны ничек итеп тырыш хезмәтләре белән җиңүләре турында сөйләделәр. Бәйрәм чарасы заводның иң матур һәм уңайлы ашханәсендә дәвам итте. Заводның ветераннар советы рәисе Валентина Борисова ветеран оешмасының завод җитәкчелеге белән тыгыз элемтәсе турында әйтеп узды. Ветераннарны заводның туган көне белән һәм Өлкәннәр көне белән котлады.

Фото завод сайтыннан алынды. http://www.zdship.ru/press-center/news-events/2356/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев