Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводы Россия Хәрби-диңгез флоты өчен төзелә торган корабльләрнең фотоларын күрсәтте

"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" РФ Оборона министрлыгы заказы буенча дүрт корабль төзү эшенә кереште. 22160 проектлы ике патруль корабле, ике "Каракорт" ракета куелачак судно төзеләчәк, дип хәбәр ителә предприятиенең еллык хисабында. Документта әлегә кадәр бер җирдә дә дөнья күрмәгән хәрби судноларның рәсемнәре бирелгән.

Узган елның августында Яшел Үзән заводы 22800 проекттагы биш кече биш корабль төзергә заказ алган иде. Безнең уйлавыбызча, хәзер предприятиедә "Муссон" һәм "Пассат" кече ракеталы корабльләрне төзиләр, Тагын өч судно чиратын көтә, аларга ел дәвамында нигез салыначак. Фаразлауларында, "Каракортлар" Урта диңгездә Россия Хәрби-диңгез флотының куәтен арттырачак. "Буян"-М2 ракеталарны корабльләрне алар белән алмаштырачаклар. Корабльләрне җитештерү өчен завод 3,5млрд сум акча алган, ә патруль корветлары 8 млрд сумга төшкән, дип хәбәр итә Kazanfirst мәгълүмат агентлыгы.

Рәсемдә: 22800 проектлы корабль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X