Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ЗАГС җитәкчесе Мәрьям Яковлева сөйли

Гаилә - кеше өчен кирәк булган иң мөһим нәрсә. Чөнки ул бәхетнең иң әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Аны банктагы бик күп нольле байлыгың да, мең дустың да, яраткан шөгелең дә алыштыра алмый. Якыннарың һәм туганнарыңнан башка тормыш тулы түгел.

2008 елдан бирле 8 июльдә илебездә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең инде үзенең истәлекле медале һәм бик матур символы - ромашкасы да бар. Әлеге көн елдан-ел популярлаша бара. Җирле хакимият һәм иҗтимагый оешмалар көче белән шәһәр һәм авылларда бәйрәмнәр, тантаналы чаралар - котлау концертлары, төрле күргәзмәләр, күп балалы һәм бергә 25 елдан артык тату гомер итүче гаиләләрне хөрмәтләү, хәйрия акцияләре һ.б. оештырыла. Яшьләр арасында хәтта, бу көнне кавышучылар бәхетле пар булып озак яшәячәк, дигән ышану да бар. Шулай ук, бу бәйрәмгә кушып "Миңа тормыш бүләк ит!" ("Подари мне жизнь!") акциясен уздыру традициягә әйләнеп бара. Аның масаты - Россиядә абортлар санын киметү һәм гаилә кыйммәтләрен саклау.

Бу юнәлештә Яшел Үзән ЗАГС бүлекчәсе дә зур эш башкара.

-Бездә аерылышуларны киметү буенча профилактик эш алып барыла. "Аерыгыз безне", дип гариза тотып килүче парлар белән сөйләшеп, киңәшләр бирәбез һәм һәрберсенә психологик ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре, "Гаилә консультациясе" рәсми сайты турында мәгълүмат җиткерәбез. Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау максатыннан, 45, 50, 55, 60 ел бергә гомер итүче парларны хөрмәтләп, чаралар уздырабыз. Шулай ук, миграция хезмәте идарәсе, пенсия фонды белән берлектә паспорт, ана капиталына сертификат, бала тууны рәсмиләштерү кебек тантаналар уздырыла. Быел Гашыйклар көненә яшь гаиләләр арасында фотоконкурс оештырдык, - дип, башкарылган эшләре белән таныштырды ЗАГС җитәкчесе Мәрьям Яковлева.

Язманың тулы вариантын "Яшел Үзән" газетасының 7нче июль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев