Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре Татар Танае авылында язгы ташу баскан йортлардан су суыртты

Гөбенә елгасы ташып, авылда бер төн эчендә су бер метрга күтәрелгән.

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре 13 апрельдә Татар Танае авылында язгы ташу баскан йортлардан су суыртты. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гөбенә елгасы ташып, авылда 19 йорт су эчендә калган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татар Танае авылындагы хәлне оча торган аппарат ярдәмендә күзәтеп тора. 154нче коткару отряды хезмәткәрләре мотопомпа ярдәмендә ишегалларындагы суларны суыртып алу белән шөгыльләнде.

Бер төн эчендә авылда су бер метрга күтәрелгән. Авыл һәр елны язгы ташудан зыян күрә. Бакчалар, сарайлар барысы да су эчендә калган.

Авылдан олы яшьтәге әбине эвакуацияләгәннәр. Йорт хайваннары, кош-корт елгадан ераграк урнашкан күршеләренә озатылган.

Районның Мамадыш-Әкил җирле үзидарә советы башлыгы Фәнис Мирхатуллин әйтүенчә, кешеләргә вакытлыча яшәү урыннары әзер тора. Үз өйләреннән китәргә теләмәгәннәрне Татар Танае мәктәбендә урнаштыру мөмкин булачак.

Фото: http://mchs.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы яз язгы ташу Татар Танае половодье

2
X