Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары тагын җиңүче

«Арча ягы - данлы Тукай ягы» дип аталган X Республика балалар иҗаты бәйгесе Казанда узды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган республика бәйгесендә 255 укучы катнашты. Бәйге төрле номинацияләрдә узды. Җиңүчеләр арасында яшел үзәнлеләрнең дә булуы сөенечле хәл, хәзер иң булган, оста укучыларның исемнәре белән танышыгыз....

«Арча ягы - данлы Тукай ягы» дип аталган X Республика балалар иҗаты бәйгесе Казанда узды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган республика бәйгесендә 255 укучы катнашты.

Бәйге төрле номинацияләрдә узды. Җиңүчеләр арасында яшел үзәнлеләрнең дә булуы сөенечле хәл, хәзер иң булган, оста укучыларның исемнәре белән танышыгыз.

Халык инструментлары номинациясендә:

Кечкенәләр төркеме

I урын - Никита Турунтаев (балалар музыка мәктәбе),

III урын - Адель Арсланов.

Урта яшьтәгеләр төркеме

III урын - Бәхтияр Сәләхов ( балалар сәнгать мәктәбе), Динар Шәрәпов (балалар сәнгать мәктәбе), Костя Комар (Осиново).

Өлкән яшьтәгеләр төркеме

II урын - Әмир Шиһабиев (балалар музыка мәктәбе),

III урын - Инсаф Сәлахов (балалар сәнгать мәктәбе).

Домра, балалайка, гитара (соло) номинациясендә:

Урта яшьтәгеләр төркеме

I урын - Илзирә Садриева (балалар сәнгать мәктәбе).

Өлкән яшьтәгеләр төркеме

III урын - Рәниф Сөнгатуллин (балалар сәнгать мәктәбе).

Фортепиано номинациясендә:

Урта яшьтәгеләр төркеме

II урын - Камил Гыйрфанов (балалар сәнгать мәктәбе),

III урын - Арина Иванова (балалар сәнгать мәктәбе).

Дипломант исеменә Әйшәдән Мария Исакова лаек булды. Шулай ук скрипка номинациясендә Диана Лаврентьева (балалар музыка мәктәбе) дипломант исемен алды.

Халык инструментлары ансамбле номинациясендә:

Урта яшьтәгеләр төркеме

II урын - Дуэт (балалар музыка мәктәбе).

Өлкән яшьтәгеләр төркеме

III урын - «Хыя» ансамбле (балалар музыка мәктәбе),

Дипломант исеменә гитаристлар ансамбле (балалар сәнгать мәктәбе) лаек булды.

Җиңүчеләрне чын йөрәктән котлыйбыз. Яшел Үзән укучылары булдыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев