Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сугыш ветераннарын котлый

Яшел Үзәндә 249 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шул исәптән 2 "Ленинград блокадасында яшәүче" билгесе белән бүләкләнүче, 30 фронтовикларның тол хатыннары, 17 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм инвалид, 199 тыл хезмәтчәне һәм 1 концлагерьларның балигъ булмаган баласы.

Бу искиткеч җылы бәйрәм көннәрендә Яшел Үзәннең барлык ветераннары да игътибар үзәгендә.

Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр күтәреп килеп кергәч, искиткеч тыйнак Валентина Николаевна Ловчагина югалып та калды хәтта. "Без өлкәннәргә бүләкләр түгел, игътибар гына кирәк!" - ди ул. Блокадада ач-ялангач көннәр уздырган апа бүгенге көненнән бик канәгать. "Ил-көннәребез тыныч булса, калганын халкыбыз тырыш һәм намуслы хезмәте белән булдырачак!" шигаре белән яши блокадница. Өлкәннәрнең күпчелеге кебек...

Әй ул көннәр... Блокадада аның әнисе, апасы, әбисе һәм бабасы үлә. Әтисе фронтта хәбәрсез югала. Берүзе калгач, 1943 елдан балалар йортында тәрбияләнә. 13 яше тулгач, һөнәр училищесында укый. Аны тәмамлагач, Приозерск шәһәрендә кәгазь комбинатында лаборант булып эшли. Ире белән Братск шәһәренә күченеп китә һәм бары тик пенсиягә чыккач кына хезмәт ветераны Яшел Үзәнгә әйләнеп кайта һәм бүгенге көндә Яшел Үзәнне яратып, аның казанышлары белән горурланып яши.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев