Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» сәнәгать мәйданында яңа эш урыннары булачак

Яшел Үзән - Казан юлы өстендәге Яңа Тура авылы территориясендә «Зеленодольск» сәнәгать мәйданында эш кайный. Узган атнада бирегә «Моношәһәрләр үсеше фонды» вәкилләре килеп, төзелеш эшләре белән танышты. Инвестицияләр кертү һәр ике як өчен дә җитди мәсьлә бит.

- Хәзер Яшел Үзән төбәгендә үз эшен башларга теләүче һәр резидент проектларын төгәлләп килә. Агымдагы елның икенче-өченче кварталларында экспертизалар ясалып, төзелеш мәйданнарына чыгарга тиешләр, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Гафиатуллин.
Автомобиль юллары, энергия ресурсларын ягъни инженер коммуникацияләрен үткәрү эшләре федераль бюджеттан башкарыла. Ә инде калганын - үз производствосын һәр резидент үз хисабына башкара. Хәзергә аларның саны нибары алты гына, әмма район җитәкчелеге бу сан тиздән артыр дип исәпли.
Мәсәлән «Икар ЛТД» ширкәте Россия күләмендә 90нчы еллардан бирле уңышлы гына эшләп килә - автомобиль кирәк-ярак лары җитештерә. Алар яшел үзәнлеләргә 100 эш урыны тәкъдим итә ала. «Таттехмедфарм» ширкәте исә биредә дарулар җитештерергә планлаштыра. Алар исә 200 кешене эшле итмәкче, хәтта укытырга да каршы түгелләр. Биредә шулай ук «Татагромаш», «Евразия агро», «Мегафрукт» һәм башка компанияләр үз производстволарын ачмакчы.
«Моношәһәрләр үсеше фонды» вәкилләре үз эшләрен быел ук ачарга мөмкин булуын күреп-карап китте. Яшел Үзән Казан янәшәсендә. Ара якынлыгы бу проектның бик тиз үсешенә дә ярдәм итми калмас.

Радик Сафиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев