Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сәламәтлек саклау хезмәткәрләре хисап тота

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 621 чакыру кабул итеп алган. Ире муенына пычак кадаган 30 яшьлек хатын янына чакыру алынган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр. Кан тамырын кискән 21 яшьлек исерек егет янына чакыру алынган. Аңа медиклар ярдәм күрсәтеп өендә калдырган. Фрунзе урамында билгесез кешеләр кыйнаганнан баш мие селкенгән 20...

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 621 чакыру кабул итеп алган.

Ире муенына пычак кадаган 30 яшьлек хатын янына чакыру алынган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Кан тамырын кискән 21 яшьлек исерек егет янына чакыру алынган. Аңа медиклар ярдәм күрсәтеп өендә калдырган.

Фрунзе урамында билгесез кешеләр кыйнаганнан баш мие селкенгән 20 яшьлек исерек егет янына чакыру булган. Аны травмпунктка китергәннәр.

Комаров урамында билгесез кешеләр һөҗүм иткән 29 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм таләп ителгән.

Ломоносов урамында үз-үзенә кул салып гомере өзелгән 68 яшьлек ир янына медикларны чакыртканнар.

Саунада билгесез кешеләр кыйнаудан зыян күргән 28 яшьлек исерек егеткә ярдәм таләп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев