Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» редакторы сүзе

Исәнмесез, кадерле дуслар! Озакка су­зылган яңа ел каникулларыннан соң, яңа идеяләр, рубрикалар әмма элекке һәм тугры укучылары белән «Яшел Үзән» кабат сезнеке.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Без газетабызны яхшы якка үзгәртү өстендә даими эш алып барабыз, яңа идеяләр белән янабыз. Аларны гамәлгә кертеп, районыбызның бердәнбер татарча газетасын тагын да кызыклырак, яктырак итү өчен тырышачакбыз. Әлбәттә, моны безнең талантлы журналистларыбыздан башка тормышка ашырып булмас иде. Шуңа, «Яшел Үзән» дип аталган сәнгать җимешен бар итүчеләрнең барсына да ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Кабат укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: кадерле дуслар, әгәр дә сезнең тәкъдимнәрегез, сорауларыгыз, идеяләрегез бар икән, шәхсән миңа яза яки безнең vk.com/gazeta_yashel_uzan төркеменә кереп комментарийларыгызны калдыра аласыз. Без кыска вакыт эчендә аларга җавап бирергә тырышачакбыз. Шулай ук хатларыгызны почта аша да көтеп калабыз. Конверт ачып хат уку - үзе бер бәхет.
Без бер урында таптанмыйбыз һәм һәр яңа санны үзенчәлекле итәргә омтылабыз.
Ихтирам белән, сезнең Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев