Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында умартачылык музее булдырылды

Уникаль объект Обсерватория урта мәктәбендә педагоглар Владимир һәм Светлана Сурчаков ярдәмендә барлыкка килде.

2009 елда алар авторлык программасын гамәлгә кертә һәм шуннан бирле укучыларга умартачылык күнекмәләрен өйрәтә, балалар белән үз умартачылыгында практик дәресләр үткәрә, "Бал корты" икътисадый түгәрәге оештыралар.

2015 елда аларның программасы "Россия мәгарифе элитасы" алтын медален алды. Ә быел, "Татнефть" ГАҖ грантлар конкурсында җиңгәннән соң һәм иганәчеләр хисабына, мәгариф учреждениесендә алар тарафыннан умартачылык музее булдырылды, анда умартачылык костюмнарын һәм инструментларын, умарта гаиләлре өчен йортлар һәм хәтта чын кәрәзләр күрергә мөмкин. Музейда алар рәвешендәге үзенчәлекле киштәләр бар.

Владимир Евгеньевич һәм Светлана Николаевнаның укучылары арасында чын умартачылар да бар инде. Аларның методикасы белән Казан аграр университетында да кызыксындылар, студентлар белән киләсе язда ук аларның дәресләренә килергә планлаштыралар.
Ә кызыклы нәрсәләр күп планлаштырыла. Педагоглар үз программасын киңәйтергә - лаборатория тикшеренүләре үткәрергә һәм бал сыйфатының чын экспертларын үстерергә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев