Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында “Лексус” һәм йөк машинасы “маңгайга-маңгай” бәрелешкән

Юл һәлакәте Яшел Үзән районында М7 федераль трассаның 746нчы чакрымында булган.

Чувашстан Республикасы номерлары куелган “Лексус” белән Мәскәү өлкәсеннән «Исудзу» йөк машинасы маңгайга- маңгай бәрелешү аркасында ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл һәлакәте Яшел Үзән районында М7 федераль трассаның 746 нчы чакрымында булган. Яшел Үзән районында чит ил машинасы белән йөк машинасы һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм хезмәтенә 7 декабрьдә  9.42 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 154 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре барган.

Коткаручылар җиңел машинадан зыян күргән ике пассажирга чыгарга ярдәм иткәннәр, аларның берсенә 31 яшь, икенчесенә 26 яшь. Икесен дә Нурлат бистәсе хастаханәсенә озатканнар. Аннары автомобильләргә ут капмасын өчен аккумуляторларын сүндергәннәр.

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев