Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында фура юл кырыена төшеп киткән

Юл-транспорт һәлакәте Зөя күперен чыкканнан соң Исаково авылы тирәсендә булган.

Яшел Үзән районында фура юл кырыена төшеп киткән һәм ян ягына ауган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Йөк автомобиле Казаннан Түбән Новгород ягына бара торган булган. Зөя күперен чыкканнан соң Исаково авылына җитәрәк юл кырыена төшеп киткән һәм ян ягына ауган. Йөртүчесе кабина эченнән чыга алмаган.

Урынга килгән Казан янгын-коткару отряды ярдәме таләп ителмәгән.

Фото социаль челтәрдән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: В Зеленодольском районе фура вылетела в кювет