Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында -29 градуска кадәр суыта

Температура бүген үк түбәнәя башлаячак.

Якын көннәрдә бик нык суыту көтелә. Шимбә көнне һава температурасы минус 30 градуска кадәр төшәчәк. Мәгълүматны «Татарстан Республикасы УГМС» ФДБУ хәбәр итә.

Иртәгә, 4 декабрьдә, җомга көнне, алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Белгечләр бозлавык турында кисәтә. Төнлә һава температурасы минус 22 градус тәшкил итәчәк, аязганда - минус 28. Көндез һава температурасы минус 16 га кадәр булачак.

5 декабрьдә, шимбә көнне, шулай ук, алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез һәм юлларда бозлавык булачак. Бу көнне бераз салкынайтачак. Төнлә һава температурасы минус 23 градус тәшкил итәчәк, аязганда - минус 29. Көндез һава температурасы минус 16 га кадәр булачак.

Моннан тыш, Росгидромет җылылык белән тәэмин итү чорына - 2020 елның октябреннән 2021 елның мартына кадәр фараз бастырды. Әйтик, декабрьдә Татарстанда уртача температура нормадан югарырак булыр дип көтелә, исәпкә уртача күпьеллык күрсәткечләр алына.

2021 елның гыйнварында, киресенчә, бер ел элек шул ук вакыттагыга караганда уртача температура түбәнрәк булыр дип көтелә. Шундый ук исәпләүләр буенча, февраль һәм мартта алдагы елга караганда җылырак булачак.

Соңгы 20 елда җылылык белән тәэмин итү сезонына фараз 58-81% чикләрендә тормышка ашты, дип хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев