Яшел Үзән районының иң лаеклы ул һәм кызлары бүләкләнде
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган тантанада Яшел Үзән районының иң лаеклы ул һәм кызлары бүләкләнде.
Гражданнарны патриотик тәрбияләүдә зур колачлы хәйрия эшчәнлеге алып барганнары өчен, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» генераль директоры Ренат Мистахов - ТР Президентының, «Акведук» ширкәте директоры Асия Гобәйдуллина һәм «Зеленодольскгорстрой» җәмгыятенең генераль директоры Валерий Макеев ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә сугыш ветераны Николай Лазаревка «Яшел Үзән муниципаль районының мактаулы гражданы» исеме бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев