Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында йөк автомобиле астына барып кергән машина йөртүче һәлак булган

Кышкы юллар автомобиль йөртүчеләрдән икеләтә игътибар таләп итә. Кар, буран, бозлавык һәм шуларга өстәп тизлекне дә арттырып җибәрсәң, йә булмаса обгон ясасаң, бәла чыгуын көт тә тор. Яшел Үзән районы юллары узып киткән атнада искәрмә булмады, бер юл корбаны да бар.

Васильево бистәсендә 20 гыйнварда чыккан авариядә автомобиль хуҗасы салон эчендә кысылып кала. Бу хәл Лагерная урамындагы күпер астындагы юлда кичке тугызлар тирәсендә чыга. Анда «KIA Cerato» автомобилен йөртүче «Обгон тыелган» дигән билге янында машинасын каршы юнәлешкә чыгара һәм башта каршыдан килгән «УАЗ Патриот» автомобиле, аннан соң «Mitsubishi Outlander» автомобиле белән бәрелешә. Бу очракта үлем-китемнәр булмаса да, машина йөртүчеләр җитди җәрәхәтләнүләр ала. Аларга хәзер бик озак дәваланырга туры киләчәк. «УАЗ» йөртүче 31 яшьлек ирнең башы җәрәхәтләнә, аяклары һәм кабыргалары сынып бетә. Ә менә «КИА» автомобиле эченнән имгәнгән 22 яшьлек машина йөртүчене коткаручылар махсус кораллар кулланып кына чыгара ала.
Сафоново-Помар юлының дүртенче чакрымында ватылуы аркасында, кисәтү билгеләре куеп юл кырыенда туктап торган «Скания» йөк автомобиле тәгәрмәче астына барып кергән. «Фольксваген Поло» автомобилен МЧС хезмәткәрләренә фураның бер ягын домкрат белән күтәреп чыгарырга туры килә. Ә һәлак булган 43 яшьлек машина йөртүченең гәүдәсен изелгән машина эченнән махсус гидравлик кораллар кулланып чыгаралар. Фура шоферына психологик ярдәм күрсәтелә.
Күргәнебезчә, бу фаҗигаләрнең барысында да кеше факторы зур роль уйнаган. Һәрберсендә автомобиль йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәсен тупас бозган. Нәтиҗәсе күз алдында: ничә кеше юл корбаны булган, ничәсе имгәнгән, күпме зыян килгән.
2017 ел башланды гына. Шул вакыт эчендә Яшел Үзән районы территория­сендә кешеләр зыян күргән 5 ДТП чыгып, 9 кеше җәрәхәтләнгән. Иң кызганычы, бу көнгә 3 юл корбаны бар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев