Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында шәхси йортта чыккан янгында 47 яшьлек хатын-кыз һәлак булган

Янгынның беренчел сәбәпләре - тәмәке тартканда саклану чаралары күрмәү.

Яшел Үзән районында шәхси йортта янгында 47 яшьлек хатын-кыз янып үлгән, йорт хуҗасының бите пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Васильево бистәсендәге Комаров урамында шәхси йорт януы турында хәбәр алынган. Урында коткаручыларны каршылаган күршеләре яна торган йорт эчендә спиртлы эчемлекләр куллангалый торган кешеләр барлыгын хәбәр иткән.

Янгынны 15 минутта сүндергәннәр. Йокы бүлмәсендә хуҗаның танышы - 47 яшьлек хатын-кызның көйгән гәүдәсен тапканнар.

Янгын нәтиҗәсендә 52 яшьлек хуҗаның бераз бите пешкән, ул госпитализацияләнүдән баш тарткан. Йортның 30 квадрат мәйдандагы өлеше янган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев