Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы Урысбага авыллары атамасының килеп чыгышы

Авылыбыз бик борынгы булуына да карамастан, аның турында мәгълүматлар бик аз.

К. Насыйринең алда әйтеп үтелгән хезмәтендә, Урысбага авылы тарихына караган түбәндәге мәгълүматлар урнаштырылган: «Рәсбуга авылы — исеменә караганда бик кадимче авылдыр. Риваять кылалар: иң әүвәл башта бу авылга берәү Рәсбуга яки Рәсбай дигән кеше килеп утыргандыр. Кайдан килгәненә риваятьләр юк. Бәгьзеләр риваять кылалар: анда иң әүвәл килеп утырган кеше бер хатын кешесе икән. Бер баласы белән килгән. Җирне казып, шунда үзенә торырлык куыш ясап кына торган. Бер сихерче, чуаш хатыны икән...»

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин, К. Насыйри Урысбага авылы атамасын, кеше исеменнән алынган дип карый.

Профессор Н.И. Золотницкий Урысбага исеменең этимологиясен «Ураз (чагтай, казан татарлары телендә) -— «бәхет», «язмыш»+бакты —- «карады»». Урызбахты, счастье взглянуло» — дип аңлата.

Профессор Г.Ф. Саттаров мондый фикерләр әйтә: «Урысбага атамасы ураз — бәхет (исем)+ баса — карый (хәзерге заман хикәя фигыль) төзелешеннән гыйбарәт һәм синтаксик яктан җыйнак җөмлә тәшкил итеп, Ураз-ия, бага—хәбәр «бәхет карый» дигән мәгънәне белдерә.

Уразбага исем комонимга әверелгән беркадзәр фонетик үзгәреш кичереп, Урысбага формасын алган. Бу рәвешле ул «урыс (рус) бага (карый)» дигән мәгънәне аңлата. Ураз (бәхет) сүзенең урыс (рус) этнонимына тәңгәл килә торган күчеш ясавы, хәзерге татар телендә ураз (бәхет) сүзенең бөтенләй кулланылмавы, архаиклашуы, икенче төрле әйткәндә, аның лексик-семантик мәгънәсенең халыкка билгеле булмавы белән бәйләнешле. Халык этимологиясе тәэсирендә ураз (бәхет) сүзе бу атамада фонетик әйтелеше ягыннан үзенә якын торган урыс (рус) этнонимы белән алмаштырылган: Уразбага-Урысбага.

Уразбага исеменә Уразбакты исеме бик якын. Беренчесе морфологик яктан: «исем+хәзерге заман хикәя фигыль» моделе тәшкил итеп, «бәхет карый» дигән төшенчәне белдерсә, икенчесе «исем+үткән заман хикәя фигыль» моделе төзеп, «бәхет карады» дигән мәгънәне аңлата.

 

Фәндияр Гыйльманов.

Югары Урысбага

 

Ф.Гыйльманов язмасының тулы вариантын  җомга саныннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: