Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы җинаятьчеләрне табарга һәм «Полукамушки» тарихи йортларын инвесторга тапшыру эшен тизләтергә кушты

"Полукамушки" тарихи кварталында йортлар консервацияләнгән һәм полиция белән ирекле халык дружинасы сагы астына тапшырылган.

 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәре буенча, алдагы көндә янгын сәбәпләренең башлангыч версиясе ут төртү булган, хәзер ут төртүчеләрне эзләү белән хокук саклау органнары шөгыльләнә. ⠀

Район хакимияте һәм "Яшел Үзән" инвестиция үзәге инвестор эзләү һәм калган 18 йортны тапшыру буенча эш алып бара. Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев җинаятьчеләрне табарга һәм калган йортларны инвесторга тапшыру эшен тизләтергә кушты. ⠀

Бүген "Полукамушки»ларда мәдәни мирас объектлары дип танылган сигез йортны реконструкцияләү бара. Михаил Афанасьев әлеге эшләрне Республика көненә төгәлләргә йөкләде. ⠀

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев